Универсиадада суга сикерү буенча җиденче ярышлар көне

Спортның су төрләре сараенда ике финал уза

  (Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Бүген Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарында суга сикерү буенча җиденче ярышлар көне башланды.
Спортның су төрләре сараенда ике финал уза: хатын-кызлар арасында 3 метрлы трамплиннан синхронлы сикерү һәм ир-атлар арсында 10 метрлы югарылыктан синхрон сикерү.
Финал ярышларын Совет һәм Россия спортчысы, суга сикерү буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы, тарихта 8 Олимпия бүләгенә лаек булган бердәнбер Россия атказанган спорт мастеры, Универсиада илчесе Дмитрий Саутин шәрехли. Ә бүләкләү тантанасында суга сикерү буенча атказанган спорт мастеры, Олимпия уеннары-2000 вице-чемпионы, ике тапкыр Дөнья чемпионы, “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены иясе, Универсиада илчесе Александр Добросюк катнашачак.
Кытай, Россия һәм Мексика хатын-кызлар финалында мавыктыргыч ярыш булыр дип көтелә.
Виктор Минибаев һәм Артем Чесаков 10 метрлы биеклектән синхронлы сикерү ярышларында Россияне тәкъдим итә. Кичә Виктор биеклектән сикерү буенча бронза медаль иясе булды. Хәзер аңа үзен парлы ярышларда күрсәтергә туры киләчәк. 10 метр биеклектән суга сикерү буенча алтын медаль хуҗасы Лян Хо Хун Ин белән парлы ярышта сыналачак. Ярышларга шулай ук Германия, Мекксика, Корея һәм АКШ спортчылары кергән.
Суга сикерү буенча ярышлар иртәгә, 12 июльдә төгәлләнә, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма медиа департаменты.