Универсиадада Россия ватерполчылары Австралия командасын җиңде

Очрашу россиялеләр файдасына 12:7 (1:2, 2:3, 4:2, 5:0) исәбе белән тәмамланды

  (Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Универсиадада төркемле этапның 3 нче туры матчында су полосы буенча Россия ир-атлар җыелма командасы Австралия командасын җиңде.
Очрашу россиялеләр файдасына 12:7 (1:2, 2:3, 4:2, 5:0) исәбе белән тәмамланды.
Уенда Сергей Лисунов аерылып торды. Россиялеләр составында Татарстан вәкилләре Альберт Зиннәтуллин һәм Артем Одинцов та катнаша.
Россия ватерполчылары 3 матчта да җиңү яулады. Элек алар Канада һәм Венгрия командаларын җиңгән иде, дип хәбәр итә “Р-Спорт”.
Бүген соңгы матчта Россия җыелма командасы Грузия командасы белән очраша.