Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Универсиадада җиңел атлетика программасының бишенче көнендә 7 медальләр комплекты уйнатыла
Беренче финал стартлары Үзәк стадионда 18.00 сәгатькә планлаштырылган
(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). 11 июльдә ир-атлар арасында колга белән сикерү буенча иң көчлене ачыклыйлар. Аннары хатын-кызлар арасында өчле сикерү буенча призерлар ачыклана. Шулай ук хатын-кызлар арасында ядрә ыргыту буенча җиңүчеләр дә билгеле булачак.
Аннары ир-атлар 3000 метрга каршылыклы йөгерүдә сынала. Шулай ук алар арасында 110 метрга каршылыклы йөгерү ярышлары уза. Соңрак хатын-кызлар арасында 5000 метрга йөгерү финалы уза. Программа хатын-кызлар җиделегендә 800 метрга йөгерү белән тәмамлана.
Беренче финал стартлары Үзәк стадионда 18.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма медиа департаменты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз