Универсиадада эшләүче волонтерларга Казанда кадер-хөрмәт күрсәтелә

Бүген Универсиада кысаларында эшләүче волонтерларны аккредитацияләп, махсус экипировка белән тәэмин итү процедурасы төгәлләнгән

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген ниһаять Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада эшләүче 20 мең волонтерны аккредитацияләп, махсус экипировка белән тәэмин итү процедурасы тәмам. Шул рәвешле, бүгенге көнгә волонтерларның саны нәкъ 20 меңгә тулды. Бу хакта бүген “Kazan-Arena” стадионындагы төп медиа-үзәктә узган матбугат конференциясендә билгеле булды.
“Казан 2013” Башкарма дирекциясе Аппараты җитәкчесе - генераль директор урынбасары Лариса Сулима билгеләп узганча, Бөтендөнья студентларының спорт уеннарында эшләүче волонтерлар сафы дөньяның 38 иленнән һәм Россиянең 81 субъектыннан өлкән сыйныф укучыларыннан, махсус урта, югары уку йортлары студентларыннан тупланган.
“Ике ел дәвамында без башка университетлар белән коммуникация системасын формалаштырдык. Волонтерлар командасын башлыча студентлар тәшкил итә. Махсус урта уку йортларыннан да вәкилләр күп. Россия җыелма командасын яклаучы аерым волонтерлар төркеме бар. Волонтерларның зур бер төркеме Мәдәни Универсиада программасы кысаларында эшчәнлек алып бара. Спортчыларны бүләкләүдә катнашучы волонтерлар “Лица Универсиады” конкурсы нәтиҗәсендә сайлап алынды. Безгә коммерцияле булмаган партнерларыбызның булышлык итүе дә шундый зур команда тупларга ярдәм итте”, - ди Лариса Сулима.
Ул искәртеп үткәнчә, читтән килгән волонтерлар бушлай яшәү шартлары, транспорт һәм туклану хезмәтләре белән тәэмин ителгән. Аерым алганда, Россия төбәкләреннән килгән волонтерлар өчен ике якка да поездга билетлар алынган. Гомумән алганда, волонтерларга транспорт сервисы өчен оештыру комитеты тарафыннан 14 миллион сум акча тотылган.
Волонтерлар көненә уртача 6-8 сәгать эшли. Алар иң күпләп тупланган урын – “Kazan-Arena” стадионы.
“Әйтергә кирәк, волонтерларның эпикировкасы бик отышлы булды. Алар һәркайда күзгә чалына, дигән хәбәрләр ишетү күңелгә бик ятышлы. Волонтерларны хөрмәтләп каршы алырга тырыштык, тимер юл вокзалыннан, аэропорттан һәркайсын автобусларга утыртып, социаль ипотека программасы буенча сафка бастырылган йортларга урнаштырдык. Алар өчен махсус welcome-тантаналар уздырдык, һәр төбәкнең, илнең әләмен күтәрдек. Хәзер алар үзләрен, аерым бер волонтерлар авылында яшәгән күк хис итәләр. Кыскасы, волонтерларга күмәкләшеп яшәве бик күңелле. Алар җанлы аралашу алып бара, тәҗрибә уртаклаша. Кичләрен андагы күңел ачу чараларында чын яшьләр мохите хакимлек итә”, - ди “Казан 2013” Башкарма дирекциясенең волонтерлар белән эш буенча департамент директоры Александр Карпов.
Аның әйтүенчә, һәр волонтер үзе җылынучы технологиягә ия кайнар азык, 9 предметтан торган экипировка, кәрәзле телефон, эчәргә яраклы су өчен, рюкзакка беркетелеп куючы шешә белән тәэмин ителгән. “Моңарчы узган Универсиадаларда мондый ашату системасы булмаган. Өч атна буе сендвич һәм сок белән туклану туйдыра бит. Шуңа күрә без кайнар ризык ашатуны гамәлгә керттек”, - диләр оештыручылар. Волонтерлар үзләре өчен бүлеп бирелгән махсус 16 шаттлда, шулай ук җәмәгать транспортында бушлай хәрәкәт итә. Шулай ук аларга Казанга килүгә истәлеккә Универсиадага дип эшләнгән кул сәгате, йомшак Юни барсигы, кояш күзлеге бүләк ителгән.
“Көн саен кичен Казанның Мега сәүдә үзәгендә волонтерлар катнашында төрле күңел ачу чаралары үткәрелә. Без анда җыелышып туган көнен билгеләп үтүчеләрне котлыйбыз, бергәләп чәй эчәбез”, - ди Александр Карпов.
Кыскасы, волонтерларга Казанда кадер-хөрмәт күрсәтелә. Матбугат конференциясендә катнашучы кайбер журналистлар арасында, моңа көнләшеп караучылар да булды. “Волонтерларны артык иркәлисез”, дигән шикаятьләр дә ишетелде.