Универсиада: Россия хоккейчылары турнирда 2 матчны отты

Җыелма команда составында Казанның “Динамо” клубыннан берьюлы 8 уенчы катнашты

  (Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Казан Универсиадасының 2 нче турында чирәмдә хоккей буенча Россия җыелма студентлар командасы Малайзиянең көчле командасы белән очрашты. Мавыктыргыч уенда россиялеләр 4:1 исәбе белән җиңүгә лаек булды.
Җыелма команда составында Казанның “Динамо” клубыннан берьюлы 8 уенчы катнашты. Татарстан хоккейчылары хата җибәрмичә диярлек истә калырлык матч үткәрде. Бигрәк тә команда капкачысы Марат Гафаровны билгеләп үтәргә кирәк, ул Малайзия җыелма командасына бердән артык гол кертергә ирек бирмәде, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык матбугат хезмәте.