Сергей Шахрай: “Татарстан бадминтонның, балалар бандминтонының таралуы буенча илдә лидер булды”

Россия Бадминтон федерациясе президенты Универсиадада әлеге спорт төре буенча ярышларның оештырылуына бәя бирде

 (Казан, 11 июль, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлов). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ спорт министры Виталий Мутко һәм FISU президенты Клод-Луи Гальен Казанның Теннис академиясендә булдылар, анда бадминтон буенча ярышлар бара.

Парлы ир-атлар турниры финалында Россия бадминтончылары Владимир Иванов һәм Иван Сазонов чыгыш ясады, аларга каршы Көньяк Корея спортчылары уйнады, матч кореялыларның җиңүе белән тәмамланды (2-1, 13:21, 21:13, 21:13).

Финал матч башланыр алдыннан бадминтон буенча турнир барышын РФ Хисап палатасы аппараты җитәкчесе урынбасары, Россия Бадминтон федерациясе президенты Сергей Шахрай бәяләп үтте.

Ул билгеләгәнчә, турнирда состав буенча көчле командалар катнаша. Ярышларга Көньяк Корея һәм Кытай командалары спортчылары билгеле бер төсмер биргән. Ләкин россиялеләр уңышлы чыгыш ясаган, “бронза” яулаган.

“Безнең өчен әлеге турнир киләсе елда апрельдә Казанда бадминтон буенча Европа чемпионаты булуы белән дә әһәмиятле. Монда без логистиканы, оештыруны эшләп бетердек һәм югары баллар алдык.

Тагын бер мөһим момент: Казанда судьялар семинары узды. Хәзер Россиядә дөнья федерациясе сертификацияләгән 24 судья бар. Без һәр турнирны судьялар корпусы белән тәэмин итәргә әзер. Бу бик мөһим”, - диде Сергей Шахрай.

Ул билгеләгәнчә, Татарстан соңгы елларда бадминтон үсеше буенча Россиядә лидер булган. С.Шахрай хәбәр иткәнчә, ул Бөтендөнья бадминтон федерациясе президенты Эрик Хейер белән республиканың Алексеевский һәм Саба районнарында булган һәм мәктәпләрдә әлеге спорт төре белән шөгыльләнү өчен булдырылган шартлар белән танышкан.

“Татарстан бадминтонның, балалар бандминтонының таралуы буенча илдә лидер булды. Монда булачак Олимпия чемпионнары һәм Универсиада чемпионнары үсәр, дип ышаным”, - дип белдерде Россия Бадминтон федерациясе президенты.