Сөңге ыргытучы Дмитрий Тарабин Россия җыелмасына Универсиаданың чираттагы алтынын китерде

Тарабин беренче омтылышта ук җиңүгә лаек булуын күрсәтте

 (Казан, 10 июль, “Татар-информ”, Евгений Семин). Россияле Дмитирй Тарабин Казандагы Бөтендөнья җәйге Универсиаданың сөңге ыргыту буенча бүгенге ярышларында җиңүгә иреште. Тарабин беренче омтылышта ук 83,11 метрга сөңгесен очыртып, җиңүгә лаек булды. II урында – Көньяк Африкадан Джон Роберт Остуйзен, ул да шулай ук беренче омтылыштан сөңгесен 83, 63 метрга озатты. III урында – Төркия спортчысы Фатих Аван, нәтиҗәсе – 81,24 метр. Россиялеләрнең тагын берсе – Валерий Иордан 73, 49 метр белән XI урында гына.