Россия дзюдочылары Универсиаданың бронза призерлары булганнар

Алар команда турнирында III урынны француз спортчылары белән бүлешкән

 (Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Көньяк Кореяның дзюдо буенча хатын-кызлар җыелма командасы Универсиадада команда турнирында алтын медальләр яулаган. Икенче урында – Корея спортчылары.
Мисыр җыелма командасын җиңгән россиялеләр бронза медальләр алганнар, дип хәбәр итә «Р-Спорт».
Россиянең ир-атлар җыелма командасына килгәндә, “бронза” өчен көрәштә спортчылар Бразилия командасына җиңелделәр, һәм Универсиадада 3 урын яулый алмадылар.