Россия бадминтончылары Владимир Иванов һәм Нина Вислова Универсиадада бронза медаль алды

Спортчылар Корея вәкилләренә оттырды

  (Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Бүген Казанда Универсиадада бадминтончылар ярымфинал матчларын үткәрде һәм бронза призерлары ачыкланды.
Шулай итеп, ярымфиналда катнаш программада Владимир Иванов һәм Нина Вислава составындагы Россия дуэты Корея вәкилләренә оттырды һәм бронза медаль иясе булды.
Шул ук программада Кытай вәкилләре Ченг Лию һәм Квинг Тиан бронза алды, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма медиа департаменты.