Чирәмдәге хоккей буенча Россия хатын-кызлар җыелма командасы Көньяк Корея командасына оттырган

Матч 2:1 исәбе белән тәмамланган

 (Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Чирәмдәге хоккей буенча Россия хатын-кызлар җыелма командасы Универсиадада Көньяк Корея командасына оттырган.

Матч 2:1 исәбе белән тәмамланган. Россиялеләр төркем этабының соңгы матчын Беларусь командасына каршы 12 нче июльдә уздыра, дип хәбәр итә «Р-Спорт».