Бүген Казанда пляж волейболы буенча ярышларның дүртенче көне

Ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында 2 медальләр комплекты уйнатыла

  (Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Бүген “Казанка” Пляж волейболы үзәгендә ярышларның дүртенче көне уза.
Калган парлар 1/8 финалына чыгу өчен сынаша. Германия һәм АКШ командалары уены мавыктыргыч булыр дип көтелә. Польша һәм Канада кызлары уеннары да тамашачыларга ошарлык булыр дип көтелә.
Россиялеләр Попова һәм Прокопьева Таиланд спортчылары белән очраша. Хомякова һәм Уколова Кытай командасы белән сынаша.
Турнирда Ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында 2 медальләр комплекты уйнатыла.
Пляж волейболы ярышларында катнашу өчен 25 илдән 132 спортчы заявка биргән, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма медиа департаменты.