Татарстан өчен чыгыш ясаучы җиңел атлет Елена Соболева сезонның лидерлары рәтенә керде

Дөнья чемпионы Елена Соболева 1500 метрга йөгерүдә дөнья күләмендә сезонда иң яхшы нәтиҗә күрсәтте
(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Кристина Иванова). Дөнья чемпионы Елена Соболева 1500 метрга йөгерүдә дөнья күләмендә сезонда иң яхшы нәтиҗә күрсәтте – 3.56,59.
Мәскәү һәм Татарстан өчен параллель зачетта чыгыш ясаучы җиңел атлет бу искиткеч нәтиҗәне кичә старт алган “В.П.Куц мемориалы” Мәскәү ачык кубогында күрсәтте. Шунда ук 400 метрга йөгерүдә Анатасия Капачинская Ауропа күләмендә сезонда иң яхшы нәтиҗә һәм дөнья күләмендә дүртенче нәтиҗә (50,02 секунд) күрсәтте. Россиядә сезондагы иң яхшы нәтиҗәләргә Андрей Епишин (100 м: 10,18), Евгений Борисов (110 м/б: 10,18) һәм Вячеслав Шабунин (1500 м: 3.37,99) иреште.
Шунысын да искәртик, Осакада узган дөнья чемпионатында җиңгәннән соң Елена Соболева барлык олимпия алды стартларыннан азат ителде, аның Пекиндагы Олимпиадада чыгыш ясавы гарантияләнгән.