Казанда чирәмдәге хоккей буенча халыкара ярышлар узачак

Хатын-кыз командалары беренче тапкыр Чакыру Кубогы өчен көрәшә
(Казан, 11июнь, “Татар-информ”). 21-27 июнь көннәрендә Казанның Чирәмдәге хоккей үзәгендә хатын-кызлар командалары арасында Чакыру Кубогы Ченендж-2 дигән беренче ярышлар узачак.

ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, ярышларда Бельгия, Ирландия, Һиндстан, Украина, Канада, Малайзия, Белоруссия һәм Россия командалары көч сынашачак. Уенчылар көчлегне ачыклау белән генә чикләнмәячәк, билгеле. Алар өчен зур мәдәни программа әзерләнгән. Анда Татарстан башкаласы буйлап экскурсия, Раифа монастырена сәфәр, мәдәни-күңел ачу чараларында катнашу каралган.