Бу җәйдә “Нефтехимик” командасы чит илгә ике тапкыр барачак

“Нефтехимик” хоккейчылары чираттагы сезонга июль уртасында әзерләнә башлый
(Түбән Кама, 11 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Каманың “Нефтехимик” командасы сентябрьдә башланачак Континенталь хоккей лигасы чемпионатына 14 июльдә үк әзерләнә башлый.
Команданың җыеннары нәкъ менә җәй уртасына билгеләнгән, дип хәбәр итә клубның матбугат хезмәте. Медицина күзәтүе узгач, хоккейчылар Хорватиягә сезон алды җыеннары юл тота, анда алар 27 июльгә кадәр булачак.
Аннары “Нефтехимик” хоккейчылары үз бозларында күнегүләр үткәрәчәк. 9 августта Татарстан хоккей дружинасы Мәскәүдә “Атлант” командасы белән очраша, ә икенче көнне Швейцариягә чираттагы җыеннарга юл тота, анда якташларыбыз дүрт контроль матч уздырачак.
Җәй ахырында Түбән Кама хоккейчылары Мәскәү өлкәсе губернаторы Кубогында катнашыр дип көтелә.