Россия хоккейчылары дөнья чемпионатында рәттән дүртенче җиңүен яулады

Алдагы уеннарда ил җыелмасын Дмитрий Орлов белән Евгений Кузнецов тулыландыра.

(Казан, 11 май, "Татар-информ"). Кельн һәм Парижда уза торган хоккей буенча дөнья чемпионатында Россия җыелма командасы Дания хоккейчыларыннан өстен чыкты – 3:0. Әлеге җиңү Олег Знарок җитәкләгән команданың чемпионаттагы рәттән дүртенче уңышы булды. Моңа кадәр Россия хоккейчылары Швеция (2:1), Италия (10:1) һәм Германия (6:3) җыелма командаларыннан өстен чыккан иде.

Бүгенге уенның язмышы икенче период азагында хәл ителде – Россия хоккейчылары 1 минут та 10 секунд эчендә 3 алка кертә алды. Шулай итеп, Россия командасы 11 очко туплады һәм "А" төркемендә беренче урынга урнашты. Даниягә каршы уенда Россия командасы составында иң нәтиҗәле уенчы булып Вадим Шипачев танылды. Ә "Ак Барс" һөҗүмчесе Владимир Ткачев очко туплый алмады.

13 майда Россия хоккейчылары Словакия командасы белән көч сынашачак.

Сүз уңаеннан, Олег Знарок җитәкләгән тренерлар штабы җыелмага Милли хоккей лигасында Стэнли кубогы өчен көрәштән төшеп калган "Вашингтон Кэпиталз" командасы уенчылары – сакчы Дмитрий Орлов белән һөҗүмче Евгений Кузнецовны чакырган. Александр Овечкин, сәламәтлеге какшау сәбәпле, чемпионатта катнашмый.

Хоккей. Дөнья чемпионаты. "А" төркеме. Россия – Дания – 3:0 (0:0, 3:0, 0:0).
1:0 Киселевич (Кучеров, Панарин, 15:36)
2:0 Плотников (Телегин, Андронов, 15:54)
3:0 Гусев (Дадонов, Кучеров, 16:46).

Капкачылар: Василевский – Сёренсен.