"Татар-информ"да "Казан-2016" автомотошоу турында сөйлиләр

"Татар-информ"да "Казан-2016" автомотошоу турында сөйлиләр

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). 12 май 15.00дә «Татар-информ» агентлыгында «Казан-2016» автомотошоу үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе була. 

Чарада шоуны оештыручы, профессиональ стантрайдер, «ВКЕ» мотомәктәбен оештыручы, «Big Kazan Extreme» стантрайдерлар командасына нигез салучы Григорий Марков, шоуны оештыручы, Kazan Ring Canyon автодромы продюсеры Рәсим Латыйпов, шоуны оештыручы, Казан югары машина йөртү осталыгы мәктәбе директоры Олег Шатов катнаша.

Конференциягә журналистлар чакырыла. Аккредитацияне pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша узарга була.