«Рубин» Казанда «Анжи» белән уйный

Очрашуны туры эфирда «Матч! Футбол 3» каналы күрсәтәчәк

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Бүген Kazan-Arena стадионында Россия футбол премьер-лигасының 28нче туры матчы уза, Казанның "Рубин" командасы Махачкаланың "Анжи" клубын кабул итә.

Уен Мәскәү вакыты белән 19.00дә башлана. Матчта Владислав Безбородов (Санкт-Петербург) хөкемдар булачак. Судьяның ассистентлары – Максим Гаврилин (Владимир), Дмитрий Жвакин (Ленинград өлкәсе); инспектор - Сергей Французов (Мәскәү). Очрашуны туры эфирда «Матч! Футбол 3» каналы күрсәтәчәк.