Россиянең танылган спортчылары Казанда үткәреләчәк Ретт синдромы буенча конгрессның иганәчесе булган

Россиядә беренче тапкыр оештырылган конгрессны үткәрүгә акчаларның бер өлеше Татарстан бюджетыннан бүленгән

 (Казан, 11 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанда 13-17 май көннәрендә узачак Ретт синдромы буенча VIII Дөнья конгрессы бюджетының күп өлеше хәйриячеләр хисабына тупланган. Бүген бу хакта "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан дәүләт университетының ректоры Алексей Созинов хәбәр итте.

Спикер сүзләренчә, Россиядә беренче тапкыр оештырылган шушы конгрессны үткәрүгә акчаларның бер өлеше Татарстан бюджетыннан бүленгән. Шулай ук чарага акчаларны катнашучылар үзләре дә җыйган.

КДМУ хәйриячеләр арасында арасында теннисчы Вера Звонарева һәм Елена Дементьева, баскетболчы Андрей Кириленко, боксчы Николай Валуевны атады. Аерым алганда, Дементьева конгресс файдасына үз ракеткасын аукционга куйган.

"Иң беренче чиратта, спортчылар ярдәм кулы сузды. Алар хәйриячелекнең ни икәнен бик яхшы аңлый", - диде Созинов.