Марафончы Фирая Солтанова - өченче

Ерак Америкадан әнә шундый хәбәр килеп иреште

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). 9 май көнне Америка Кушма Штатларының Тупело шәһәрендә үткәрелгән “GUMTREE 10K “марафонында яшь йөгерешчеләр белән бергә Россиядән 3 ветеран-узышчы да катнашкан: олимпия чемпионы Валентина Егорова, Бостонда 2 марафонда җиңү яулаган Ольга Маркова һәм шушы ук марафонның “мастерс” категориясе буенча трасса рекордсмены булган Фирая Солтанова.

 

             Нәтиҗәдә, 10 чакрымга узышта якташыбыз Ф.Солтанова 3 нче булып финишка килгән (36.45), аның артыннан ук - О.Маркова (37.15) һәм бераз калыша төшеп - В.Егорова (38.50), дип хәбәр тә http://www.runners.ru сайты.