Түбән Каманың яшь дзюдочылары илкүләм ярышларда алдынгы урыннарны алды

Түбән Кама дзюдо һәм самбо мәктәбендә тәрбияләнүчеләр 4 алтын, 1 көмеш һәм 1 бронза медаль яулады.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Ульяновск шәһәрендә дзюдо буенча Grand Prix балалар лигасының икенче этабы узды. Ярышларда яшь түбәнкамалылар да катнашты.

Анда Саратов, Самара, Түбән Новгород һәм башка өлкәләрдән, шулай ук Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртия Республикаларыннан спортчылар көч сынашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Түбән Кама дзюдо һәм самбо мәктәбендә тәрбияләнүчеләр 4 алтын, 1 көмеш һәм 1 бронза медаль яулады.