Питрәч районында «Төнге чаңгы узышы»нда катнашучылар файдалы бүләк ота ала

Ярышлар наратлыкта, яктыртылган 1,5 км лы юлда узачак.

(Казан, 11 марта, «Татар-информ»). 11 мартта Питрәч районының шул ук исемдәге авылында «Төнге чаңгы узышы» булачак. Анда 18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша ала.

Ярышлар наратлыкта, яктыртылган 1,5 км лы юлда узачак. Янәшәдә генә чаңгы базасы бар, анда 100гә якын чаңгыны һәм 20дән артык тимераякны прокатка алырга була. Кунаклар өчен кайнар чәй һәм коймак булачак. Бу турыда «Питрәч-информ»хәбәр итә.

Хатын-кызлар 3 км, ә ир-атлар 5 км дистанцияне узарга тиеш булачак.

Катнашучыларны 17.30 сәгатьтә терки башлыйлар, ә ярышлар 18.00 сәгатьтә башалана.

Җиңүчеләрне Мактау грамоталары һәм вафли табасы, термос, кәстрүл кебек файдалы бүләкләр көтә. Бүләкләрне ярышларны оештыручы «Татмедиал» АҖ нең «Питрәч-информ» филиалы әзерли.