Апас районында яңа чаңгы базасы ачылды

Спорт үзәгендә 100 пар чаңгы, шулай ук кар мотоциклы бар.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Апас районында блок-модульле чаңгы базасын ачу тантанасы узды. Районда әлеге вакыйгага багышлап халык арасында ярышлар үткәрделәр. Бу турыда Апас муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт. Спорт инфраструктурасын камилләштерү программалары республикада мөһим роль уйный. Чаңгы спорты федерациясе президенты Илшат Фәрдиевкә һәм Спорт министрлыгына аерым рәхмәт», — диде Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов.

Яңа бина Газ урамында урнашкан һәм янәшә чаңгы юлы уза. Бер типлы модульле бинаның мәйданы 100 кв. метр чамасы тәшкил итә. Биредә киенү-чишенү, бәдрәф, душ, тренерлык зоналары, спорт кирәк-яракларын, шулай ук кар мотоциклын саклау өчен урыннар бар.