news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның яшь көрәшчеләр командасы Биектаудан икенче урын алып кайтты

Ярышлар “Сабантуй” газетасы призларына үткәрелде.

(Кукмара, 11 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмараның яшь көрәшчеләр командасы Биектаудан икенче урын алып кайтты. Ярышлар “Сабантуй” газетасы призларына үткәрелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Биектауда “Сабантуй” газетасы призларына көрәш ярышы үткәрелде.

Анда балаларны сәләмәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәгендә шөгыльләнүчеләр гомумкоманда зачетында икенче урынны яулады.

Шәхси зачетта үз үлчәү авырлыгында Рүзәл Тимергалиев, Инсаф Кәримуллиннар – чемпион калды, Салават Галимуллин, Инсаф Гыйльметдиновлар бронза медальгә ия булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot