"Рубин" үз кырында "Оренбург" командасын җиңә алмады

Ил чемпионатының иң югары дивизионында тәүге сезонын уздыручы командага каршы уен тигез исәпкә төгәлләнде.
(Казан, 11 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). "Рубин" Россия чемпионатының 19 нчы турында Казанның Үзәк стадионында "Оренбург" командасы белән очрашты. Уен 0:0 исәбенә төгәлләнде.Исегездә булса, ил чемпионатының иң югары дивизионында – премьер-лигада тәүге сезонын уздыруы "Оренбург" командасына каршы беренче әйләнештәге Оренбургта узган уен да тигез исәпкә (1:1) төгәлләнгән иде. Бүгенге уенда командаларның гол кертерлек мөмкинлекләре күп булмаса да, азактан "Рубин" җиңүгә якынрак иде. Шулай да кунаклар мәйдан хуҗаларының һөҗүмнәренә каршы тора алды – 0:0.27 очко туплаган "Рубин" әлегә 9 нчы урында бара. Шунысы игътибарга лаек: сезонның язгы өлешендә 3 матч уздырган "Рубин" командасыүз капкасына гол керттергәне юк әле.18 мартта "Рубин" Екатеринбургта "Урал" командасы белән очраша. Бу – 5 апрельдә, шунда ук узачак Россия кубогының ярымфиналы алдыннан көндәшне өйрәнү дә булачак.Футбол. Россия чемпионаты. 19 нчы тур. "Рубин" (Казан) – "Оренбург" (Оренбург) – 0:0."Рубин"ның составы: Рыжиков (к), Бауэр, Самбрано, Бурлак, Нәбиуллин, Камболов (Цакташ, 65), Мвила, Ткачук (Карадениз, 67), Җамалетдинов, Канунников, Жонатас.