Бүген “Ак Барс” командасы “Сибирь” белән уйный

Казандагы ике матчтан соң, исәп тигез - 1:1

 (Казан, 11 март, «Татар-информ»). Бүген Казанның “Ак Барс”ы Новосибирскида “Сибирь” командасына каршы Гагарин Кубогы финалы 1/8 сериясенең өченче матчын уздыра.

Казандагы ике матчтан соң, исәп тигез - 1:1.

«Сибирь» - «Ак Барс» матчларын Владислав Киселев (Уфа), Михаил Бутурлин, Роман Гофман; Виктор Бирин, Алексей Медведев (Мәскәү) составындагы судьялар бригадасы бәяли.

Хоккей яратучылар матчларның туры телетрансляцияләрен 11 нче мартта КХЛ-ТВ (сәгать 15:50) телеканалында, 12 нче мартта - КХЛ-ТВ (15:50) һәм «Россия-2» (15:55) телеканалларында карый ала, дип хәбәр итә “барс”лар матбугат хезмәте.