Азат Карачурин Паралимпиадада биатлон буенча ярышта беренче булган

Норвегиядән Нильс Эрик Ульсет – көмеш призер

 (Казан, 11 март, «Татар-информ»). Бүген Сочидагы Паралимпиадада Россия спортчысы Азат Карачурин 12,5 км арада биатлон буенча ярышта беренче булган.

Норвегиядән Нильс Эрик Ульсет – көмеш призер. Бронза медаль канадалы Марк Арендс кулында.

Россия спортчысы Александр Проньков 4 нче урын яулаган, Иван Кодлозеров – 5 нче урында, Кирилл Михайлов – 6 нчы, Александр Яремчук – 8 нче.