Сарман районы хоккейчылары хәтер турниры үткәрде

Нәтиҗәдә Мортамак җыелма командасы 1 урынны алды.
(Сарман, 11 февраль, "Татар-информ", "Сарман", Альбина Сабирова). Сарманның оста хоккейчы Илсур Кәлимуллинның якты истәлегенә багышлап, Сарман урта мәктәбе шугалагында бүген хоккей буенча турнир үткәрелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.Анда дурт команда катнашты. Нәтиҗәдә Мортамак җыелма командасы 1 урынны алды. Шәрләрәмә егетләре - икенче, Сарманның "Старт" хоккейчылары өченче булды. 4 урында - Сарман гимназиясе җыелма командасы уенчылары.