Кукмара районы башлыгы "Татарстан чаңгы юлы-2019" массакүләм ярышларда катнашты

Район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Алмаз Галәветдинов VIP узышта беренче килде.

(Кукмара, 11 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Эльвира Миннәхмәтова). "Кукмара" чаңгы базасында "ГТО фестивале" кысаларында "Татарстан чаңгысы-2019" массакүләм чаңгы ярышлары узды. Бу турыда kukmor-rt.ru сайты яза.

Анда катнашырга теләүчеләрне теркәү иртәнге сәгать тугызда башланды. Ярышка килүчеләрне район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде һәм үзе дә чаңгыга басты. Әлеге спорт төрен үз итүчеләр арасында олысы да, кечесе дә бар иде. Иң кечкенә чаңгычы Раяз Сабирҗановка 4 яшь. 

Район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Алмаз Галәветдинов VIP узышта беренче килде.

Узышлар тәмамланганнан соң, җиңүчеләрне бүләкләделәр. Мактау кәгазе һәм грамоталардан тыш призлы урыннарны алучыларга махсус баш киемнәре дә тапшырылды.