Чүпрәленең Кече Чынлы авылы командасы татар-башкорт көрәше турнирында икенче урын яулаган

Анда Чувашия Республикасы, Татарстанның Апас, Буа һәм Чүпрәле районнарыннан килгән йөздән артык көрәшче үз үлчәү авырлыкларында бил алышты.
(Чүпрәле, 11 февраль, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Шушы көннәрдә Чувашия Республикасы, Батыр районының Шыгырдан авылында Әфганстанда батырларча һәлак булган якташлары, сугышчан Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Минхәйдәр Вәлитов истәлегенә татар – башкорт милли көрәше турниры узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.  Анда Чувашия Республикасы, Татарстанның Апас, Буа һәм Чүпрәле районнарыннан килгән йөздән артык көрәшче үз үлчәү авырлыкларында бил алышты.Чүпрәле районы данын Кече Чынлы көрәшчеләре яклады. Команда тренеры Радик Низамовның сүзләренә караганда, көрәшчеләр арасында зур турнирларда шактый ук танылып өлгергән спортчылар да булган.45 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Нияз Рәимов бронза медале, 65 килограммга кадәр авырлыкта Раил Айндинов - көмеш, 75 килограммга кадәр һәм аннан югарырак авырлыкта көрәшеп Раил Камалов белән Рәсим Мохтаров алтын медальләр яулаган.Илдар Басыйров, Илназ Нуруллин һәм Илназ Җәббаров кебек көрәшчеләрнең дә алымнарын хөкемдарлар югары бәяләгән. Турнир нәтиҗәләре буенча Кече Чынлы командасы икенче урынга лаек булган.