Буада спорт мәктәбе ябылган

Балалар өчен дәресләре шәһәрнең башка спорт мәктәпләрендә дәвам итә.

(Буа, 11 февраль, "Татар-информ", "Байрак"). Ел башыннан “Батыр” спорт мәктәбе капиталь ремонтка ябылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

“Стройград” җәмгыяте төзүчеләре җылылык, электр үткәргечләрне, су системаларын алмаштыру белән мәшгуль. Бинаның тәрәзәләре дә яңа булачак, фасады тышланачак.

Балалар өчен дәресләре шәһәрнең башка спорт мәктәпләрендә дәвам итә.