Алексей Ковалев Россияне җиңүгә ирештерә

Алексей Ковалев Россияне җиңүгә ирештерә
(Казан, 11 февраль, "Татар-информ"). Россиянең Хоккей буенча җыелма командасы Швециядә евротурның йомгаклау этабында үзенең чыгышын җиңүдән башлады. Турнирның беренче матчында Зиннәтулла Билалетдиновның командасы овертаймда 4:3 исәбе белән Финляндиянең җыелма командасын җиңгән. Бу уенда милли команданың уңышына Ковалев-Кайгородов-Ковальчук өчлеге зур өлеш керткән.