Россия биатлончысы Александр Логинов дөнья кубогында спринтта беренче килде

Бу җиңү Дөнья кубогының яңа сезонында Россия спортчыларының беренче медале булды.
(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ") Россия спортчысы Александр Логинов Германиянең Оберхоф шәһәрендә биатлон буенча дөнья чемпионатында 10 км дистанциядә спринтта җиңүче булды. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итә.Дистанцияне 25 минут 50,9 секундта узып, бөтен атуларын да туры тидереп, Александр Логинов беренче булды. Бу җиңү - Дөнья кубогының яңа сезонында Россия спортчыларының беренче медале. Логинов өчен исә дөнья кубокларында беренче яулаган җиңү.Икенче урында Норвегия спортчысы Йоханнес Бе, ул Логиновка 25,2 секунд оттырды.Өченче урында Швеция биатлончысы Себастьян Самуэльссон. Ул  Россия биатлончысыннан 36,8 секундка калышты.