Владимир Чагин “Дакар-2011” ралли-рейдында лидерлыкны кире кайтарды

Марафонның сигезенче этабында отып, “Дакар”ның гамәлдәге чемпионы йөк машиналары зачетында беренче позициягә кире кайтты

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Михаил Миронов). Владимир Чагин идарә иткән “КАМАЗ-Мастер” командасы экипажы “Дакар-2011” марафон ралли-рейдында янә лидерлар рәтенә басты. “Дакар”ның гамәлдәге чемпионы марафонның сигезенче этабында йөк машиналары зачетында зур өстенлек белән отты.
Чагин экипажы Антофагаста һәм Копьяпо шәһәрләре арасындагы 508 чакрымлы махсус участокны 6 сәгать 1 минут эчендә - барлык йөк машиналары экипажларыннан гына түгел, бөтен мотоциклчылар һәм күпчелек җиңел машиналардан да тизрәк узды. Бары тик 4 «Фольксваген» - җиңел машиналар зачеты лидерлары гына “КАМАЗ”ны артта калдырды.
Чагин команда буенча үзенең партнеры Фирдәвес Кәбировны 31 минутка артта калдырды, Эдуард Николаев “иярләгән” тагын бер “КАМАЗ” өченче булып килде. “КАМАЗ”ларның төп көндәше саналган Алес Лопрайс “Татра” машинасында лидердан 42 минутка калышып, 8 нче этапта бары тик дүртенче урын белән канәгатьләнде.
Нәтиҗәдә, 8 нче этаптан соң Чагин йөк машиналары гомуми зачетында өченчедән беренче урынга күтәрелде. Фирдәвес Кәбиров (ул лидердан 3 минут ярымга калыша) – икенче, Алес Лопрайс өченче баскычта. Ул “Дакар”да 7 тапкыр чемпион калган Чагиннан ярты сәгатькә диярлек калыша.