“КАМАЗ-Мастер” командасы “Дакар”ны уздырмау фикерен хуплады

“КАМАЗ-мастер” командасы җитәкчелеге “Дакар-2008” ралли-рейдын булдырмау турындагы карарны хуплый. Бу хакта команданың рәсми белдерүендә әйтелә
(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). “КАМАЗ-мастер” командасы җитәкчелеге “Дакар-2008” ралли-рейдын булдырмау турындагы карарны хуплый. Бу хакта команданың рәсми сайтында җитәкчеләре Семен Якубов имзалаган рәсми белдерүдә әйтелә.
“Сезгә билгеле булганча, 2008 елгы, 30нчы юбилей Дакары гамәлдән чыгарылды. Моның сәбәпләре шулкадәр җитди ки, бу авыр карарны кабул иткәндә раллины оештыручыларның зур чыгымнары хәтта игътибарга алынмаган.
Гаммәви мәгълүмат чараларын баскан каршылыклы фикерләргә карамастан, без спортчылар күзлегеннән Дакарның дәрәҗәсе артты гына дип саныйбыз.
Игътибар үзәгенә бәйгедә катнашучыларның куркынычсызлыгы куелган. Шушы хәлдән соң Дакарга каршы чыгыш ясаучы кешеләрнең бәйләнүләре берни тормый. Әйе, Дакар катлаулы, куркыныч, анда дистәләгән кешеләр тормышы корбан ителде. Бу – фаҗигале факт. Әмма табигатьнең үзен җиңә алган кеше искиткеч бит!
Спорт белән террорчылык үзара яраша торган төшенчәләр түгел һәм раллины оештыручылар шушы 30 ел эчендә Бөек Дакарга катнашы булган һәр кешегә хас батырлык белән моны раслады да.
Дакарга тугры бар кеше белән бергә без бу хәлгә борчылабыз, әмма 2009 ел шушы зур спорт чарасы белән башланып китәр дип ышанабыз.
“КАМАЗ-Мастер” якын арада үз партнерлары, җанатарлары һәм автоспорт сөючеләргә агымдагы һәм киләсе елга планнары хакында хәбәр итәчәк. Сезне сөендерербез дип ышанабыз, чөнки кызыклы бер чара әзерлибез.
Сезгә ихластан тугры калып, сезнең һәрдаим тоеп килгән һәм иң авыр вакытларда таяныч булган теләктәшлегегезгә ышанабыз.
Беркем һәм беркайчан авырлыкларга шатлана алмый, әмма холыкны башка бернәрсә дә болай чыныктыра алмый, һәм без моны яңартылган “Дакар”да исбатлаячакбыз!”
“КАМАЗ-мастер” командасы җитәкчесе Семен Якубов