^«Металлург» «Нефтехимик»ны җиңде

^«Металлург» «Нефтехимик»ны җиңде

(Түбән Кама, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Реджеп-Алиева). Кичә «Нефтехимик» Россия чемпионатының 41нче туры кысаларында чираттагы матчын уздырды. Магнитогорскида Түбән Кама хоккейчылары җирле «Металлург» клубы белән уйнады. Очрашу мәйдан хуҗалары исәбенә 3:0 белән төгәлләнде.

Беренче период 0:0 исәбе белән төгәлләнде. Икенче периодта Чад Албан капкасына ике гол керде, өченче 20 минутлыкта тагын берәү өстәлде. Кичә «Металлург» быелгы сезонда рәттән 15 тапкыр җиңеп, абсолют рекорд куйды. «Нефтехимик» белән узган уеннан соң, Урал командасы тренеры Дейв Кинг Түбән Кама командасы белән уйнау беркайчан да җиңел булмавын белдерде, кичәге матч та моны раслады.

«Нефтехимик» киләсе уенны уз кырында уздырачак. 14 гыйнварда Түбән Кама хоккейчылары Новокузнецкиның «Металлург» командасын кабул итәчәк.