Әлки районының өч ватерпол командасы Россия беренчелегенең икенче турына үтте

Унбиш яшькәчә малайлар командасы Ижевск шәһәрендә узган ярышларда осталыгын күрсәтте.
(Әлки, 10 декабрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районының «Ләйсән» бассейны базасында шөгыльләнүче ватерпол командалары спортның бу төре буенча Россия беренчелеге ярышларында катнашты. Нәтиҗәдә командаларның өчесе дә Россия чемпионатының беренче турын үтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Унбиш яшькәчә малайлар командасы Ижевск шәһәрендә узган ярышларда осталыгын күрсәтте. Пензада 17 яшькәчә, Златоустта 15 яшькәчә кызлар көндәшләрен җиңүгә иреште.