Актаныш шахматчылары Татарстан чемпионнары булды

Ярышларда 30 команда катнашты.
(Актаныш, 10 декабрь, «Татар-информ»). 6-8 декабрьдә Баулы шәһәрендә узган Кама аръягы шахмат турнирының финалында республика шәһәрләреннән 30 команда катнашты. Ярышларда Актаныш шахматчылар Татарстан чемпионнары булды. Бу турыда Актаныш муниципаль районы сайтында хәбәр ителә. Актаныш шахмат мәктәбеннән Зәйнәп Рахманова, Данияр Латыпов, Раяна Латыпова, Аяз Закирҗанов составындагы команда турнирда катнашып, беренче урын яулады. Рәзилә Нәбиева, Тимур Шәязданов, Аяз Басыров, Илдан Саматов составындагы команда икенче урынга чыкты. Кызлар арасында шәхси беренчелектә Зәйнәп Рахманова беренче, өлкәннәр арасында Фәйрүзә Нәбиева икенче урынны алды.