Түбән Кама спортчылары бокс буенча ТР беренчелегендә 4 медальгә ия булды

Ярышлар Алабугада 1998-1999 елгы яшүсмерләр арасында узды

  (Түбән Кама, 10 декабрь, «Татар-информ», Марат Сәлимов). Алабугада 1998-1999 елгы яшүсмерләр арасында бокс буенча үткәрелгән ТР беренчелеге тәмамланды. Җиңү өчен 118 спортчы көрәште.
Түбән Кама балалар һәм яшүсмерләр спорт клубы спортчылары берьюлы 4 медальгә ия булды: Денис Журавлев 54 кг авырлык категориясендә алтын медальгә ия булды (тренеры А.Виноградов), икенче урында - 43 кг авырлык категориясендә Диер Муминов (тренерры А.Виноградов, Р.Гирфанов) һәм 50 кг авырлык категориясендә Глеб Матвеев (тренеры С.Матвеев), 40 кг авырлык категориясендә Никита Шишикин бронза медаль алды (тренеры И.Хәйретдинов).