“Ак Барс” Чемпионатта тәнәфес вакытында “Нефтехимик” белән уйный

Түбән Камада иптәшләрчә матч уза

  (Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Евгений Семин). КХЛ чемпионаты тәнәфесе вакытында Татарстанның хоккей клублары үзара иптәшләрчә уен үткәрә. “Ак Барс”ның рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, казанлылар “Нефтехимик” командасы белән Түбән Камада очраша.
Уен шимбә, 15 декабрьдә 15.00 сәгатьтә башлана.
Искәртеп узабыз, “Ак Барс” иптәшәрчә матчта Россия җыелма командасына чакырылган капкачы Барулин, сакчылар Емелин, Корнеев, Медведев, Никулин һәм форвард Терещенкодан башка уйный.