Яшь “барслар” ике очрашуның берсендә җиңүгә иреште

Яшь “барслар” ике очрашуның берсендә җиңүгә иреште

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Кристина Иванова). “Ак Барс”ның (Казан) фарм-клубы “Идел буе” зонасының Россия беренчелеге кысаларында үз бозында Әлмәтнең “Нефтяник-2” командасы белән ике очрашу үткәрде.

Беренче очрашуда “Ак Барс” дублерлары Әлмәт хоккейчыларын 4:1 исәбенә җиңүгә иреште. Әмма икенче матчта яшь “барслар” сүлпәнлек күрсәтте һәм киеренке көрәштә көндәшләренә 5:6 исәбенә оттырды.

Әлеге очрашулардан соң Россия беренчелегендә чыгыш ясаучы командаларның турнир таблицасындагы хәле үзгәрмәде – “Ак Барс-2” өченче урынны биләвен дәвам итә, ә “Челны” хоккей клубы исә беренче баскычта ныгып урнашты. “Нефтехимик-2” әлегә – икенче, ә Әлмәт һәм Лениногорскиның “Нефтяник-2” командалары дублерлары 10 һәм 15нче урыннарны били.

Беренчелекнең киләсе матчларын “Ак Барс” дублерлары “Нефтяник-2” командасы белән бүген үткәрәчәк.

«Ак Барс-2» - «Нефтяник-2» (Әлмәт) - 4:1 (1:1, 2:0, 1:0).

«Ак Барс-2» - «Нефтяник-2» (Әлмәт) - 5:6 (1:0, 3:3, 1:2, 0:1).