Түбән Кама чемпионы укучылары республика турнирында җиңде

Түбән Кама чемпионы укучылары республика турнирында җиңде

(Түбән Кама, 10 декабрь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама спорт ветераны Кираметдин Кәлимуллинның укучылары самбо буенча республика турнирында җиңү яулады.

Әнәс Шәрәфетдинев истәлегенә багышланган ярышлар Казанда узды. Анда Татарстанның барлык шәһәр-районнарыннан 1992-1993 елгы 200дән артык спортчы катнашты.

“Нефтехимик” самбочылары Александр Макаров һәм Рөстәм Садриев – алтын, аларның клубташы Рамил Шәрипов бронза медальгә лаек булды. Турнирны оештыручылар Түбән Кама спортчыларына кубоклар һәм төсле телевизорлар тапшырды.