Иртәгә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында - милли көрәш буенча Россия чемпионатына багышланган матбугат конференциясе

Иртәгә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында - милли көрәш буенча Россия чемпионатына багышланган матбугат конференциясе

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”). Иртәгә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы “Татарча көрәш” Бөтенроссия милли спорт көрәше федерациясе башкарма директоры Марат Әхмәдиев катнашында матбугат конференциясе үткәрергә ниятли. Очрашу Казанда көтелә торган милли көрәш буенча Россия чемпионатына багышлана. Илкүләм ярышлар 14-15 декабрь көннәрендә “Баскет-холл” сараеның кече залында узачак.

12 декабрь көнне министрлыкның матбугат хезмәте спорт акробатикасы буенча Ауропа чемпионнары Раушания Хәкимова, Алена Плоскова, Юлия Хәкимова, Руслан Фәсхетдинов, шулай ук спорт аэробикасы буенча чемпион Максим Озерцов катнашында матбугат очрашуына чакырып кала.