Рөстәм Миңнеханов киләсе Универсиада турында: «Красноярск Казанның эшен дәвам итәчәк»

Татарстан Президенты Красноярскидагы коллегалар белән кышкы Универсиадага әзерлек мәсьәләләре буенча башкарылган эш нәтиҗәләре турында сөйләде.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Красноярск Казанның эшен дәвам итәчәк дип исәпли. Ул бу фикерен Красноярскидагы коллегалар белән кышкы Универсиадага  әзерлек мәсьәләләре буенча башкарылган эш нәтиҗәләре турында сөйләгәндә әйтте.

  • 2019 елда Красноярск шәһәрендә кышкы Универсиада узачак.

"Без бу шәһәрдәге коллегалар белән эшлибез һәм әлегә проблема юк. Спорт объектларын төзегәндә кыенлыклар килеп чыгуы аңлашыла, әмма без аларны җиңеп чыгачакбыз. Красноярск Казанның эшен дәвам итәчәк», - диде республика башлыгы.

  • Казанда Универсиада уты эстафетасы вакытында Рөстәм Миңнеханов Красноярск крае губернаторы Александр Усс белән бергә Универсиада утын кабызды.