Мәскәүдә спорт гимнастикасы буенча узган турнирда 4 яшьлек азнакайлы җиңү яулады

Ул “Тренер өмете” дигән төп номинациядә иң яхшы чыгыш ясаучы дип табылды.

(Азнакай, 10 ноябрь, "Татар-информ", "Маяк"). Мәскәүдә спорт гимнастикасы буенча узган турнирда  Азнакайда яшәүче 4 яшьлек Ульяна Антипова җиңү яулады, дип яза җирле басма.

Ул “Тренер өмете” дигән төп номинациядә иң яхшы чыгыш ясаучы дип табылды. Ульяна «Чатыр-тау Арена» спорт комплексында Виктория Булатова кулы астында әле бер елга якын гына шөгыльләнә.