Чирмешәнле ГТО фестиваленең Россия этабында Татарстан данын яклады

Инсаф Сафин үз яшендәге 170 кеше арасында ату буенча өченче урын алган.

 (Чирмешән, 10 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешәннән Инсаф Сафин Татарстан данын яклады. ГТО фестиваленең Россия этабында Татарстан командасы составында чыгыш ясаган Туймәт мәктәбенең 9 класс укучысы Инсаф Сафин үз яшендәге 170 кеше арасында ату буенча өченче урын алган, ә барлык спорт төрләре буенча - унтугызынчы. Инсаф мөмкин булган 600 баллдан 462не җыйган, дип яза район газетасы.

Фестивальдә егетләр һәм кызлар алты спорт төре буенча (йөзү, 60 метрга һәм 2 километрга йөгерү, пневматик винтовкадан ату, озынлыкка сикерү, туп ату) көч сынашкан.

Татарстан командасы фестивальдә 16нчы урында, үткән елгы ярышларда 32нче булган. Татарстан данын республика районнарыннан сигез укучы яклаган. Алар Артекта 18 көн булып, төрле җирләргә экскурсияләргә дә йөргәннәр, ял да иткәннәр.