420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Футбол буенча 2018 ел дөнья чемпионатына дүрт күнекмә мәйданында эш бер ай эчендә төгәлләнәчәк. Бу хакта мундиаль оештыручы шәһәрләр семинарында Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җиткерде.
Рөстәм Нигъмәтуллин сүзләренчә, бүгенге көндә дүрт объектның өчесендә эш тулысынча төгәлләнгән.
“Свиягада 10 процент тирәсе эш калды, ай эчендә эшләнеп бетәчәк. Бүгенге көндә уенчыларны китерү логистикасы һәм маршруты билгеләнә”, - дип билгеләп үтте ул.
Искәртеп үтик, футбол буенча 2018 ел дөнья чемпионаты узачак шәһәрләр семинары бүген, 10 октябрьдә Казанда уза. Биредә катнашучылар дөнья чемпионатына әзерлек турында фикер алышачак һәм аннан Россия һәм Иран җыелмалары арасындагы футбол матчында булачак.