"Динамо-Казан" Европа чемпионатында "алтын" яуларга әзер

Рөстәм Миңнеханов чирәмдәге хоккей буенча 15 тапкыр Россия чемпионнары белән очрашты.

(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремлендә чирәмдәге хоккей буенча “Динамо-Казан” уенчылары һәм тренерлары белән очрашты. Күптән түгел алар ир-атлар командалары арасында Суперлигада Россия чемпионнары булып танылды.

“Уен башында җиңел булмагандыр, әмма нәтиҗә яхшы. Бүген сез – 15 тапкыр Россия чемпионы. Башка спорт төрендә юк бу. Сез тагын бер кат көчегезне күрсәттегез. Бу – сезнең, тренерлар составының, спортчыларның, клуб җитәкчелеге һәм иганәчеләрнең, оешкан ныклы эш нәтиҗәсе”, – дип билгеләп үтте котлау сүзендә Рөстәм Миңнеханов.

“Сезнең җиңү, сезнең уңыш – башка спортчыларга үрнәк булып тора. Чирәмдәге хоккей популярлаша бара, сезне күздә тотып, бу спорт төре белән йөзләрчә бала шөгыльләнә”, – дип җиткерде республика лидеры.

Бүген команда капитаны Тимур Николаев “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде. Татарстан Президенты Рәхмәтенә клубның баш тренеры Араик Маргарян, тренер Тимур Шацкий, һөҗүмче Антон Корнилов, ярымсакчы Николай Янкун һәм капкачы Марат Гафаров лаек булды. Шулай ук 2017 елда ир-атлар командалары арасында чирәмдәге хоккейда Россия чемпионатында Суперлигада югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен клуб коллективына 5 миллион сумлык бүләк сертификаты белән Татарстан Президенты Рәхмәте тапшырылды.

“Миңа калса, командада бик җитди үсеш күзәтелә. Сезнең ярдәм белән без Европа чемпионатында “алтын” яуларга әзербез”, – дип җиткерде җавап сүзендә “Динамо- Казан” клубының баш тренеры Араик Маргарян.