Чирмешәндә мини-футбол буенча финал ярышлары узган

Мини-футбол буенча иң оста команда булып, Буа районы җыелма командасы танылган
(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Чирмешәндә Татарстан Республикасы V авыл Спартакиадасының ир-ат командалары арасында мини футбол буенча финал ярышлары узган, дип хәбәр итә Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте.
Министрлык ярдәме белән “Уңыш” физкультура-спорт оешмасы тарафыннан оештырылган ярышларда 90 нан артык спортчы катнашкан. Мини-футбол буенча иң яхшы команда исемен Буа районы җыелма командасы яулаган. Биектау районы – икенче һәм Мамадыш районы спортчылары өченче урынга лаек булган. Лидерлар өчлегенә Чирмешән (4 нче урын), Саба (5 нче урын), Сарман (6 нчы урын), Түбән Кама (7 нче урын) һәм Әлки (8 нче урын) районнары керә алмаган.