Чаллы гаиләләре иң сәламәт һәм спорт белән дус гаилә дигән исемне алу өчен ярышачак

14 октябрьдә Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗат сараенда “Сәламәт яшәү” конкурсының беренче этабы узачак
(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). 14 октябрьдә Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗат сараенда “Сәламәт яшәү” конкурсының беренче этабы узачак.
Чаллының 10 гаиләсе иң сәламәт һәм спорт белән дус гаилә дигән исемне алу өчен ярышачак, дип хәбәр итә Автошәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.
Зур тамашага әвереләчәк конкурсның финалы 19 ноябрьдә узар дип көтелә.
Оештыручылар ул Чаллыдагы бәйрәмнәрнең өр-яңа сәхифәсе булыр дип ышандыра.