Рөстәм Миңнеханов Татарстанда биш яңа спорт объекты ачылышына старт бирде

Буада, Нурлатта, Мөслимдә яңа спорт биналарын ачу видеоконференция режимында булы.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә берьюлы берничә спорт объектын ачу тантанасында катнашты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казанның Чуйков урамында «Искәндәр» футбол-регби манежы тантаналы төстә ачылды. Видеоконференция режимында тагын Танк урамында (Казан) «Максат» футбол манежы, «Импульс» спорт комплексы (Буа), «Тулпар» бассейнлы универсаль спорт комплексы (Нурлат муниципаль районының Урта Камышлы авылы), «Тамчы» (Мөслим авылы) ябык түбәле йөзү бассейны ачылды. Рөстәм Миңнеханов барлык объектларны да тантаналы төстә ачык дип белдерде.

Чара башланганчы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук мәртәбәле кунаклар — Россия футбол берлеге президенты Александр Дюков һәм Россия Спорт министры Олег Матыцин «Искәндәр» футбол-регби манежын карады. Бу спорт корылмасының футбол өчен зонасы һәм регби уйнау өчен зонасы, тренажер залы, медицина блогы һәм башкалар бар. Төзелеш 2020 елның гыйнварында башланган булган.

Россия Спорт министры Олег Матыцин барлык татарстанлыларны ТАССРның 100 еллыгы белән котлады. Россия Футбол берлеге президенты Александр Дюков, бу вакыйгаларның республиканың массакүләм спорт үсешенә системалы мөнәсәбәтен күрсәтә, диде. 

«Безнең Татарстанда ябык түбәле футбол манежлары төзү һәм анда балаларның ел әйләнәсендә уйный алулары турында хыялыбыз бар иде. Төзүчеләргә бик зур рәхмәт, кыска вакытларда объектларны төзеп тапшырдылар», - диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Яңа «Искәндәр» футбол манежында Рөстәм Миңнеханов яшь футболчылар тупларында автограф калдырды.